Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть командасы" Әлмәт КВН командасында катнашучылар белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу - республика өчен бик мөһим җиңү. "КВНда бик сәләтле һәм максатчан кешеләр генә җиңә ала. Шуңа күрә без сезнең белән горурланабыз. Сез ТАССРның 100 еллыгына искиткеч бүләк ясадыгыз", - диде ул.