Әлмәттә Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш буенча комиссиясе әгъзаларының киңәйтелгән күчмә утырышы булды

2013 елның 26 марты, сишәмбе
Әлмәтлеләрнең тору урыны буенча алып барылган эш тәҗрибәсе респуб­лика һәм Россия күләмендә дә таратылырга тиеш – Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш буенча комиссиясе әгъзалары киңәйтелгән күчмә утырыш вакытында безнең территориаль иҗтимагый җирле үзида­рә Советларында (ТОСМС) булганнан соң бертавыштан әнә шулай дип бел­дерделәр.

Кунаклар тулы бер көннәрен безнең шәһәргә багышлады. Башта алар ТОСМСлар эш­чәнлеге белән танышу ниятеннән 1 (баш предприятиесе – “Система-Сервис” УК ҖЧҖ), 5 (“Таттелеком” ААҖ), 6 (“Ямашнефть”), 8 (“Әлмәт торба заводы”ААҖ), 21 нче (“Татех” ЯАҖ) ТОСМСларында булды, биредә эшләүчеләр, участок полицейс­кийлары, яшүсмерләр клублары мөдирләре һәм башкалар белән аралашты. Элекке­ге социаль-педагогик комплексларның дәвамчысы буларак төзелгән ТОСМСлар ку­накларда күп сорау тудырды. Бина кем балансында, аларның вәкаләтләре бармы, территорияләр чиге ничек бүленде, ТОСМС мөдирләре, участковыйлар, тренерлар кем штатында, халык, шул исәптән имин булмаган гаиләләр белән нинди эш алып барыла, алар үзләре гомер кичергән территорияләрдә тәртип урнаштыруга өлеш кертәме, “Халык контроле” дәүләт хезмәтендә күтәрелгән сораулар ничек чишелә һәм башкалар – һәрбер юнәлеш игътибар үзәгендә булды. Сорауларның күплеге га­җәп тә түгел, ник дигәндә, ТОСМСлар бары тик Әлмәттә генә. Бүген шәһәрдә 37 җирле үзидарә Советы эшчәнлек җәелдергән. Алар ишегалларын төзекләндерә, ба­лалар һәм ветераннар белән эш алып бара, яшүсмерләрнең буш вакытларын файда­лы итеп оештыра, әйләнә-тирә мохитны кайгырта... Һәрбер ТОСМСта попечитель­ләр, хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча советлар оештырылган. 33 яшүсмер­ләр клубының 26 сы ТОСМС бинасында урнашкан. Биредә эшләүче түгәрәк һәм сту­дияләрнең әһәмияте аларның түләүсез булуында, теләгән һәркем йөри алуында. Предприятиеләре таркалып мөрәҗәгать итәр җире калмаган ветераннар һәр төбәк­тә күзәтелә. Әлмәтлеләр бу сорауны ТОСМСлар аша хәл итте. Шундый язмышка ду­чар булган 1603 ветеран хәзер кайгыртучанлык тоеп яши.

– Бүген безнең өчен үзенчәлекле көн, күпме кызыклы нәрсә күрдек, – диде фике­ре белән уртаклашып Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш буенча комиссия рәисе урынбасары Фәрит Сафин. – Әлмәт тәҗрибәсен тулаем Россия кү­ләмендә таратырга кирәк. Әлмәт муниципаль районы ишегалларында тәртип, чиста­лык урнаштыруда, кешеләрдә культура тәрбияләүдә кирәкле һәм файдалы эш алып бара. Бу бик мөһим. Байтак кына шәһәр җитәкчеләре нигездә бюджетны тулыланды­ру турында гына кайгырта, йортлар шыплап төзелә, ишегалларына, яшелләндерүгә урын калдырылмый. Әлмәттә исә ТОСМСлар оештырылып, кешеләргә уңайлылык ту­дыру хакында да кайгырталар. Бу искиткеч!

– Мин аналар һәм балалар белән шөгыльләнәм. Балалар йортларында еш булабыз, анда эләгүчеләр кызганыч, әлбәттә. Бүген мин Әлмәттә бу күренешкә контрольлек итүнең эшләвен күрдем. Һәр ТОСМСта күпме имин булмаган гаилә, бала барлыгын белеп торалар, – диде Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Татьяна Забегина да. – Мондый күзәтү астындагы балаларның ятимнәр йортына эләкмәвенә ышаныч бар. Шушы көннәрдә җәмәгать контроле турында закон кабул ителәчәк. Без бүген Әлмәт­тә җәмәгать контроленең инде тормышка ашырылуын күрдек. Закон әле гамәлгә кермәгән, ләкин ул сездә эшли инде.

Кунакларның Белоглазов урамындагы 2 нче район котельныенда булуы да очраклы түгел. Җылылыкка һәм кайнар суга тарифлар бүген халыкны борчыган иң зур проб­леманың берсе. “АПТС” ААҖ җитәкчелеге шәһәрне җылылык белән тәэмин итү сис­темасын модернизацияләү торышы, инвестиция программалары һәм башкалар бе­лән таныштырды. Әңгәмә барышында төрле фикерләр яңгырады, мисал өчен, эре габаритлы чүпләрне, кискән агачларны ташлаганчы, аларны җылылык чималы була­рак кулланырга тәкъдим ителде. Иҗтимагый палата комиссиясе әгъзалары фикерен­чә, бу тарифларны киметүдә роль уйнаячак.

– Без халык тарафыннан юлланган проблемаларны чишүгә йөз тотабыз. Һәр муни­ципалитетның үзенчәлеге бар. Мәсәлән, Әлмәттәге ТОСМСлар тәҗрибәсе нәтиҗәле һәм кызыклы. Ул кешеләргә үзләренең ишегалларында территорияләре белән ида­рә итү өчен шартлар тудыра. Әлеге карап йөрүләр нәтиҗәсе буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Әйе, кешеләрнең мөрәҗәгатьләре бар, шул исәптән тарифлар буен­ча. Без бүген объектив чынбарлык күрдек, – диде комиссия рәисе Тимур Хали­ков.

Яшьләр үзәгендә исә җирле үзидарә органнарының кече һәм урта эшмәкәрлек үсе­шендә катнашуы, бизнес өлкәсенә кагылышлы республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында сүз барды. Иҗтимагый палата әгъзалары “Алнас” ААҖ­нең укыту үзәгендә дә булдылар. Биредә алар предприятиедә урнашкан, узган ел һөнәри көллият базасында эшли башлаган “Киләчәк Татарстан көллияте” социаль-мәгариф проектының барышы белән кызыксындылар. Уку класслары җиһазлар һәм заманча компьютер техникасы белән тәэмин ителгән. Проектның беренче этабын тормышка ашыру өчен 100 миллион сумнан артыграк акча кертелгән. Көллият би­насында берьюлы 200 дән артык кеше укый ала. Дүрт пневмо- һәм гидроавтоматика­лы стендлар алу өчен Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлы­гы каршындагы дәүләт сатып алулар бүлеге 13 миллион сум акча бүлеп биргән. Ин­де “Станокчы” (металл эшкәртү), “Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсә­тү буенча электромонтер” белгечлекләренә 52 студенттан торган ике төркем туп­ланган. Проектның тулаем инвестиция күләме 930 миллион сум тәшкил итә.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International