Бүген Әлмәт районында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә узган утырышта комиссия әгъзалары, күзәтчелек һәм көч структуралары, районның аучылык хуҗалыклары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, чакырылган кунаклар катнашты.