24 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында Россиянең XIX Яшьләр Дельфия уеннары нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе булып узды.
Уеннар 2020 елның 6-11 ноябрендә дистанцион форматта узды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Ярышлар классик, халык һәм заманча сәнгатьнең 30 номинациясе буенча узды. 76 комплект медаль уйнатылды.