Әлмәтлеләргә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен түләүсез парковка кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында хәбәр итәләр

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

1 гыйнвардан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ташламалы парковка федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары нигезендә гамәлдә булачак.

Россия Пенсия фонды идарәсе искәрткәнчә, агымдагы елның уртасыннан "Инвалид" автомобиль тамгасыннан файдаланучы гражданнарга инвалид яки инвалид бала йөртүче транспорт чарасы өчен бушлай парковка алырга рөхсәт, дәүләт хезмәтләре порталында, федераль инвалидлар реестры сайтында яки шәхсән КФҮтә шәхси кабинет аша онлайн рәсмиләштерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International