Узган ел мәдәният һәм сәнгать Советы утырышында Россия Президенты “2013 елда мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы 30-33 процентка артачак”, дип вәгъдә итте һәм бу гамәлне төбәкләргә йөкләде.
Моңарчы мәдәният “казнада калганнан өлеш чыгучы” тармак исемлеген әйдәде. Озак еллар дәвамында бюджет өлкәсендәгеләр арасында иң аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр мәдәният хезмәткәрләре булды. Моннан соң да шулай калмагае әле...
Шуңадыр да Картиналар галереясында узган һөнәри бәйрәм тантанасында котлаучылар аларга хезмәтләренең лаеклы бәяләнүен теләде. Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре оештыручылар буларак түгел, катнашучылар буларак тәкъдим ителде. Хәер, бу бәхәсле факт.