Узып баручы елның соңгы өй матчы алдыннан «Юбилейный» спорт сараенда «Нефтяник» хоккей командасына нигез салынуга 55 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы узды.
Боз аренасы җыелмасына элеккеге Әлмәт хоккейчылары-Сергей Кавера, Юрий Козловский, Сергей һәм Юрий Мордвинцевлар, Ришат Гыймаевның исемнәре күтәрелде. Әлеге танылган спортчыларның дүртесе матч алдыннан бозга чакырылган иде.