Бүген безнең шәһәргә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, WBA версиясе буенча дөнья чемпионы Николай Валуев килде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев белән бергә дөнья чемпионы инженер лицее эшчәнлеге белән танышты. Шәһәрнең иң заманча мәктәбе буйлап экскурсиядән соң Николай Валуев лицей укучылары белән аралашты. Җылы әңгәмә барышында укучылар профессиональ эшчәнлеккә һәм боксчының шәхси тормышына кагылышлы сораулар бирә алдылар.