Әлмәттә эш бирүчеләр белән эш киңәшмәсе узды

2020 елның 18 декабре, җомга

16 декабрь көнне Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән "2021 елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квалификацияләү һәм резервлау" темасына эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Әлмәт шәһәр прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Гайсина, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов, “Юго-Восток” Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе генераль директоры урынбасары Виктория Габдрахманова, шулай ук 30дан артык эш бирүче катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов киңәшмәдә катнашучыларга хәбәр иткәнчә, 2021 елга Әлмәт муниципаль районында 75 инвалидны эшкә урнаштыру өчен квота урнаштырылган һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ 19 гражданны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары резервланган.

Прокурор ярдәмчесе Гөлнара Гайсина инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталауның хокукый аспектларына тукталды.

Эш бирүчеләр шулай ук эш урыннарын квоталау һәм резервлау кысаларында хисап мәгълүматы бирү вакыты турында, шулай ук гамәлгә ашырыла торган программалар турында мәгълүмат бирделәр. Мәсәлән, мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча инвалидларны эшкә урнаштырганда эш бирүче хезмәткә түләү чыгымнарын компенсацияләргә мөмкин.

Чара азагында «Юго-Восток» Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе генераль директоры урынбасары Виктория Габдурахманова эш бирүчеләргә предприятиенең эш урынын арендалау турында өч яклы килешү кысаларында инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

Чара битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International