Әлмәттә язгы ташуга әзерлекне сынау уңаеннан тактик-махсус өйрәнүләр узды

2013 елның 22 марты, җомга
Бүген язгы ташуга әзерлекне сынау уңаеннан тактик-махсус өйрәнүләр булып узды. Ул шәһәрдә һәм районда төзелгән барлык тугыз постта да барды.

Исеме өйрәнүләр дип аталса да, аның барышында күрелгән чаралар чынлыкта бик кирәкле иде. Инешләр, агым сулар ага торган торбалар көздән чистартылуга да карамастан, язга хәтле тагын балчык, ләм, чүп белән тыгылган. Өйрәнүләр вакытында техника бозларны ватты, әлеге торбаларны чистартып, суга иркен агу мөмкинлеге тудырды. Судан иске тәгәрмәчләр һәм башка төрле калдыклар да килеп чыгуы гаҗәпләндерде. Үзебезгә үзебез аяк чалабыз, суны тоткарлыйбыз түгелме соң, җәмәгать?

– Хәзергә су 40 сантиметрга күтәрелде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков. – Бу агым су өчен нормаль дәрәҗә. Ташуга әзерләнү буенча күп эшләнде. Урсалы күпере төбе, әйләнеп узу юлы чистартылды. Дала Зәенең шәһәрдән узучы һәм райондагы өлешенең төбен тирәнәйтү һәм ярларын үзгәртү буенча проектка заказ бирелгән иде. Бүген башкарма комитетта аның буенча халык тыңлаулары уздырыла, проектчыларның чыгышлары тыңлана. Быел узган елгы бәла-каза кабатланмас дип уйлыйбыз. Безнең бурыч – аны булдырмау. Кешеләр дә үзләренең каралты-куралары тирәсен караштырсын, кар эрегәнне көтеп тормасын иде. Без башкарма комитет ягыннан таләп ителгән барлык эшне башкарачакбыз. Нефтьчеләр дә килеп туган сорауларны чишүдә актив катнаша, иң беренче булып алар ярдәмгә килә.

Быел элеккеге еллардагы 6 пост урынына 9 пост төзелде. Һәрберсе предприятиеләргә беркетелгән. Урсалы күпере тирәсе һәм әйләнеп узу юлы өчен “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе җавап бирә.

– Бүген без идарә эшчәнлек җәелдергән 3 нче промысел территориясендә агым су торбаларын пычрактан, ләмнән арындыру, торба башларын чистарту буенча тренировка уздырабыз. Ике берәмлек техника эшли. Экскаватор машинасы чистарту эшләре алып барса, боз нык каткан урыннарда суүткәргеч торбаларны көчле пар агымы белән чистарту өчен махсус техника җәлеп ителде. Биредә су ага торган мондый 7-8 урын бар. Көн дәвамында бу эшне тәмамларга тиешбез, – диде “Әлмәтнефть” идарәсенең гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы инженеры Владимир Бушмакин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе начальнигы Валерий Грезнев әйтүенчә, идарәгә бакчаларына, корылмаларына бераз су үтеп керүчеләрдән шалтыратулар булган. “Һәрбер мөрәҗәгать хәл ителә, берсе дә игътибарсыз калмый”, – диде ул. Газета укучыларыбыз кирәк булган очракта идарәгә кәрәзле телефоннан 112, тәүлек әйләнәсе эшләүче диспетчерларга 22-45-05 телефоннары буенча шалтырата алалар.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International