Җаваплы чорда техника сынатмас

2013 елның 22 марты, җомга
Авыл хуҗалыгында елның һәр фасылы үзенчә катлаулы, авыр. Инде аллага шөкер, кышлатуны әйбәт кенә чыктык дип уйларга да өлгермисең, язгы чәчү ишек кага. Бик җаваплы чор бу, киләсе елның икмәгенә нигез салганда хилафлыклар җибәрергә ярамый. “Язның бер көне ел туйдыра” дип тиккә генә әйтелмәгән.

Токарликов исемендәге җәмгыять уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесе. Игенчелек, терлекчелек, җитештерелгән продукцияне эшкәртеп сатуга чыгару – бар да югары дәрәҗәдә оештырылган биредә.

- Кышлатуны уңышлы гына тәмамладык, бүгенге көндә 5300 баш терлек асрыйбыз (шуларның 700 савым сыерлары), бу 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда 600 башка артык. Мал азыгы буенча проблемалар юк, сенаж, силос, концентратлар да җитәрлек,- ди хуҗалык җитәкчесе Рәсим Исхаков.

Терлекчелек Токарликов авыл хуҗалыгы предприятиесенең киң үсеш алган тармагы. Озак еллар биредә эшләп, хезмәт уңышларына ирешкән терлекчеләре дә байтак. Бүгенге көндә һәр сыердан 10 литр хисабыннан югары сыйфатлы сөт тапшыралар, ит сату район һәм шәһәрдә генә түгел, күрше-тирә төбәкләрдә дә алып барыла. Тик күпләп мал асраучы хуҗалык өчен әлеге товар әйләнеше генә мәсьәләне хәл итә алмый.

- Хәзерге вакытта 700дән артык әзер терлек басып тора. Алар сугым чорына җиткән. Ит сату буенча яңадан-яңа нокталар ачабыз (Бигәштә ачылган), якын араларда хәләл ит кибетләре, хәләл колбасалар җитештереп сатуга чыгаруны күздә тотабыз. Тик бу гына проблемадан чыгу юлы түгел, әлеге сорауны дәүләткүләм хәл итәргә кирәк. Бөтен яктан югары сыйфатлы продукция сатсак та, без арзанлы ит җитештерүчеләргә конкурент була алмыйбыз, чөнки алар дәүләт субсидияләренә таянып эшлиләр, ә бездә итнең үзкыйммәте югары, - дип борчулы уй-фикерләре белән уртаклашты Рәсим Габбасович.

Авыл хуҗалыгындагы әлеге проблемалар хуҗалыкның уңышлы эшчәнлек алып баруына киртә була алмый, билгеле. Монда иртәдән кичкә кадәр бар да күмәк булып язгы чәчүгә әзерләнә. Басуларда 2700 га уҗым исәпләнә, барлык чәчүлек мәйданы 7 мең га. Быелгы язда 3 мең га арпа, калган җирләрдә бодай, солы культуралары чәчү планлаштырыла.

- Урып-җыю эшләре тәмамлануга ук без тагылма инвентарьне ремонтлауга тотындык. Бу эш күптән тәмамланды, - ди хуҗалыкның баш инженеры Зәкәрия абый Фәтхиев. - Кичү, Колшәрип, Кәләй, Рус Акташы, Югары Акташ торак пунктларында урнашкан цехларда да шулай ук әзерлек югары дәрәҗәдә.

Бүген авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлау төгәлләнү алдында. Ремонтчыларга уңайлы эш шартлары тудырылган, барлык эшләр дә җылы машина-трактор мастерскойларында алып барыла. Барлыгы 68 берәмлек техника, шул исәптән җиде ВТ-130, тугыз ДТ-75, алты Т-150,МТЗ-80 һәм башка маркалы тракторлар ремонтланып тезеп куелган.

Токарликов хуҗалыгы машина-трактор мастерскоенда чисталык һәм пөхтәлек. Һәркем үз эше белән мәш–гуль. 22 ел әлеге хуҗалыкта хезмәт итүче Иван Трофимов, гадәттәгечә, моторлар ремонтлау цехында.

- Ул безнең алыштыргысыз хезмәткәр. Кыш буе техникаларны ремонтлый да, яздан көзгә кадәр корыч атлардан төшми басуда эшли,- ди Зәкәрия Сәетнурович.

- Сезгә алмашка килер¬дәй яшьләр бармы соң? - дип кызыксынам тәҗрибәле механизатордан.

- Кадрларга кытлык, билгеле. Яшь¬ләр бер дә авылда калырга ашкынып тормыйлар. Язгы, көзге кызу эш вакытларында читтән килгән ярдәмгә таянырга мәҗбүрбез. Ярый әле инвесторыбыз Фоат Фәһимович Комаров бар, аның булышлыгы белән ситуациядән чыгабыз, шул исәптән механизаторлар белән дә ул ярдәм итә, - ди баш инженер.

Бүгенге көнгә чәчүдә катнашачак техниканың 90 проценты әзерлек сызыгына куелган. Билге¬ләнгән вакытка аларның барысы да сафта булачак. Моның өчен хуҗалыкта эшче көчләр дә, запас частьлар да җитәрлек.

Орлыклар, ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар булырга тиеш түгел. Район җитәкчелеге, “Татнефть” ААҖ ярдәме белән 1 гектар чәчүлек җиренә кг 23 сумнан ягулык алу мөмкинлеге булдырылган. Ашламалар да ташламалы бәядән булыр дип көтелә. Табигый шартлар уңайлы килгәндә, язгы чәчүне 15-20 көндә тәмамлап чыгарбыз дип ышаналар хуҗалыкта.

Март ахырында Токарликов хуҗалыгы базасында район буенча агроконференция уздыру планлаштырыла. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан белгечләрнең чыгышлары, эшне ничек нәтиҗәлерәк итеп оештыру турындагы киңәшләре беркем өчен дә артык булмас. Конференциягә кадәр район буенча барлык хуҗалыкларда да техникаларның әзерлеген тикшерү комиссияләре эшлиячәк. Чөнки, җаваплы чорда техниканың сынатмавы бик мөһим.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International