2020 елның 11 декабрендә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге «Бинк» Казан социаль-эшлекле клубы белән берлектә эш бирүчеләр, зональ эш төркемнәре белгечләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре өчен «2020-2021 елда хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарда үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе» темасына семинар-киңәшмә уздырды.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлегенә ия булды.
Семинар-киңәшмәдә республиканың Көньяк-көнчыгыш халкы мәшгульлеге үзәкләренең 80нән артык эш бирүчесе һәм белгечләре катнашты. Чарада катнашучыларга хезмәт законнарында үзгәрешләр күзәтүе булган буклет тәкъдим ителде.
Чара семинар-киңәшмәдә катнашучыларны битлек режимы һәм социаль дистанцияне үтәү белән узды.