Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары билгеле

2013 елның 22 марты, җомга
Дистә еллар дәвамында район һәм шәһәребездәге иҗат әһелләре, язучылар, артистлар, журналистларның хезмәт эшчәнлеге Рафаил Төхфәтуллин исемендәге махсус премияләр белән билгеләп үтелә. Шушы көннәрдә генә комитет 2013 ел җиңүчеләрен игълан итте. Шулай итеп, “Әдәбият” номинациясендә язучы Рөстәм Төхфәтуллин, “Журналистика һәм публицистика”да “Альметьевский вестник” (15 ел дәвамында нәшер ителүче “Яшьләр заманы”) газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, “Сәнгать” номинациясендә Әлмәт татар драма театры артисткасы Наилә Нәҗипова белән “Кәләем” ансамбле, “Җәмәгатьчелек – агарту эшчәнлеге” номинациясендә мәдәният ветераны Лидия Рәхимова җиңүче дип табылды. Лауреатларны бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, 26 апрель - Тукай туган көнендә үткәреләчәк. Без, мөхәррият, һәм күп санлы газета укучыларыбыз исеменнән җиңүчеләрне тәбриклибез, аларга алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International