«Алтын каләм» дусларын җыя

2013 елның 22 марты, җомга
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә зур шатлык белән «Алтын каләм» - «Золотое перо» балалар һәм яшьләр матбугатының XVIII республика фестивале башлануын хәбәр итәбез. Рәсми рәвештә фестивальнең төп оештыручылары булып ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, журналистлар Союзы, Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты билгеләнгән. Чара ике турда: 15 апрельгә кадәр муниципалитетларда, 14–18 майларда “Идел” яшьләр үзәгендә республикада финал этабы үтәчәк. Ел дәвамында яшь талантларны эзләп табу, аларны үстерү белән шөгыльләнүебезне яхшы белгән оештыру комитеты бәйгене район һәм шәһәр күләмендә үткәрүне тулаем «Альметьевский вестник» газетасына йөкләде.

Балалар һәм яшьләр матбугаты фестивале Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 һәм “Туристик Казан” дигән лозунг кысаларында узачак.

Фестивальдә катнашу тәртибе:

Коллективларда, район һәм шәһәр мәктәпләре, яшьләр арасында узган иҗади бәйге «Альметьевский вестник» редакциясе оештырган жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынып, Казанга җибәрелә. Бәйгегә килгән иҗади эшләр берничә категориягә бүлеп бәяләнәчәк: «Балалар журналистикасы» номинациясендә 9–14 яшьлек авторлар, «Мәктәп журналистикасы»нда 14–17 яшьлекләр катнаша ала.

Фестивальнең махсус темалары түбәндәгеләр:

Татарстан Республикасында табигатьне саклауның заманча аспектлары” һәм «Welcome to Kazan».

«Тормышның олимпия принциплары» дигән тема түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк.
«Алтын каләм» - Гран-при
«Золотое перо» - Гран-при
«Фестивальне ачу»
«Татар телендә иң яхшы публикация»
«Рус телендә иң яхшы публикация»
«Иң яхшы радиопрограмма» (рус һәм татар телләрендә)
«Иң яхшы радиотапшыру алып баручы»
«Иң яхшы телепрограмма»
«Иң яхшы телевизион программа алып баручы»
«Иң яхшы фоторепортер»
«Иң яхшы оператор»
Фестивальнең иң олы бүләге Гран-при Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетына льготалы керү мөмкинлеге бирә.
Бәйгегә җибәрелгән эшләр (вакытлы матбугатта басылган һәм редакция печате белән расланган булырга тиеш) анкета белән берлектә оештыру комитетына тапшырыла.

«Алтын каләм»-«Золотое перо» республика фестивалендә катнашырга теләүчеләр иҗади эшләрен Ленин урамы, 98 йортта (тел. 32-64-17) («Нефтьче» мәдәният сарае, техникум яклап баскычтан менү белән) урнашкан «Альметьевский вестник» газетасы редакциясенә юллый яки китерә алалар.

Бәйгедә катнашып, җиңүче булу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз, хөрмәтле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International