Татарстан Республикасында Covid белән авыруның 11 мең 412 очрагы теркәлгән. Көн саен декабрьдә 90га якын очрак теркәлә. Декабрь аенда авырулар саны ноябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда 73% ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.