9 декабрьдә Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика инвесторлар клубының быел йомгаклау утырышы узды. Утырыш эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты.
Татарстанның инвесторлар клубы әгъзалары, республиканың эре предприятиеләре һәм дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре республика эшкуарларына нәрсә җитми, хакимиятне нәрсә эшләргә җыенуын, Татарстанның иң яхшы инвесторы кем булуын белделәр.