Тимур Нагумановның "Дай-5" укучылары белән очрашуы

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән чираттагы очрашу уздырды. Бу юлы Тимур Нагуманов 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә - «Дай 5» белем бирү үзәгендә булды. 

Шәһәр үсеше стратегиясе кысаларында район Башлыгы балалар белән Әлмәтнең киләчәге турында сөйләште, аларның алдагы елларга планнары белән кызыксынды.

Туган мәктәбендә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, булачак һөнәрләрне сайлау белән уртаклаштылар.

Тимур Нагуманов шәһәр һәм район инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрендәге яшьләрнең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International