8 декабрьдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү булды.
Кабул итүдә мәсьәләләрне оператив хәл итү максатыннан шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов, мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина катнашты.
Кабул итү барышында район башлыгына Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Лилия Сабитова шәһәрдә районның күренекле шәхесләренә багышланган стела урнаштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.