Гражданнарны бергәләп кабул итү!

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе А. Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән кешеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International