Бүген Әлмәт шәһәр паркында Татарстан нефтенең 60 еллыгы уңаеннан «Татнефть» компаниясе профсоюз комитеты тарафыннан Ватан Геройлары көненә багышланган митинг оештырылды.
Тантаналы митингта «Татнефть» компаниясе профсоюзы рәисе Гомәр Яруллин, «Татнефть» компаниясе профсоюзы рәисе урынбасары Рифдар Хәмәдьяров, район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, профсоюз комитетлары, «Татнефть» компаниясе һәм «ТаграС» Нефтесервис холдингы предприятиеләренең яшьләр комитетлары рәисләре катнашты.