9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов хәрби хезмәткә чакырылучыларны бу Көнгә багышланган тантаналы озату чарасында катнашты.
Армиягә чакырылучыларны тантаналы озату чарасында шулай ук «Патриот» үзәге, «Юнармия» хәрәкәте, «Сугышчан туганлык», «Танкистлар берлеге» иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, запастагы чик сакчылары, десантчылар катнашты.