Укытучылар халык тыңлауларына тәкъдим ителде

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
“Мәгариф” приоритетлы милли проект 2006 елда гамәлгә куелды. Әлеге бәйгенең әһәмияте һәм мөһимлеге, анда катнашучы педагоглар, мәктәпләрнең саны елдан – ел арта бару белән раслана. Соңгы өч ел дәвамында Әлмәт муниципаль районыннан “Мәгариф” милли проектында район һәм шәһәребезнең 7 белем бирү учреждениесе җиңүче булып танылган. Талантлы һәм иҗади эшләүче укытучыларның педагоглык осталыгы, белем бирү өлкәсендәге хезмәтләре акчалата премия ( 200 мең сум күләмендә) белән билгеләп үтелә. 2006 елда старт алган милли проектта җиде ел дәвамында безнең 67 укытучы әлеге премиягә лаек булган.

2008 елдан башлап бәйгедә катнашырга теләк белдерүче укытучылар эшләрен тапшырганчы халык тыңлаулары узарга тиеш. Бу эш киң җәмәгатьчелекне “Мәгариф“ приорителы проектында катнашучылар, аларның һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан оештырыла. 20 март көнне шәһәрнең 1 нче, 4 нче , 12 нче мәктәпләре һәм 2 нче лицейда халык тыңлаулары булып узды. Агымдагы елда бәйгедә 60 укытучы катнашыр дип көтелә. Тыңлаулар вакытында педагогларның һәрберсе үзе һәм һөнәри эшчәнлеге турында сөйләде, яңа тәкъдим , фикерләре белән уртаклашты. Без укытучыларыбызга уңышлар телибез.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International