3 декабрь көнне балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2020" Республика яшь инспекторлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән кызыксынган ведомстволар һәм оешмалар белән берлектә үткәрелә. "Куркынычсыз тәгәрмәч-2020" 39нчы булды, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.