Әлмәт районында инвалидлар декадасы

2020 елның 4 декабре, җомга

БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара инвалидлар көне 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Инвалидлар декадасына багышланган чаралар Әлмәт һәм Әлмәт районында 1 декабрьдән үткәрелә һәм «Мирас» спорт комплексы базасында төрле спорт ярышларын үз эченә ала: ГТО нормативларын кабул итү, начар ишетүче кешеләр өчен өстәл теннисы буенча турнир, шикәр диабеты булган балалар өчен Күңелле стартлар, инвалид коляскалар кулланучы кешеләр өчен квест. Күп санлы мәдәни чаралар яшүсмерләр клубларында узачак: мастер-класслар, тематик сәгатьләр, игелек дәресләре, концерт программалары, хәйрия акцияләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International