Шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча ачык тыңлауларга шәһәр һәм район Советының даими комиссияләре рәисләре, эш комиссияләре әгъзалары, ӘМР Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының идарә, бүлекләре башлыклары, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәр Советы һәм Әлмәт муниципаль районы Советы каравына икенче укылышта мәгълүмат әзерләргә, үзгәрешләр проектларын кертергә тәкъдим ителде.