30 ноябрь көнне Казан шәһәрендә «Наше время-Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау Гала-концерты узды.
Фестиваль республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Фестивальдә катнашу өчен республиканың 41 муниципаль районыннан барлыгы 181 гариза кергән.