Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендәге идарәсе (районара) Пенсия фондына килмичә, Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша пенсионер алды статусын расларга мөмкин, дип хәбәр итә.
Шуны да искәртик: пенсия алды яшендәге гражданнарга закон нигезендә кайбер ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары - ел саен диспансерлаштыруга бәйле салым ташламалары, шулай ук хезмәт белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләре билгеләнгән. Ташламаларны алуга исәп тота ала, үз статусын раслаган гражданнар белешмә белән.