Әлмәттә тыл хезмәтчәне Гурченкова Пелагея Ивановна үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, район мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Беляева котладылар.