2012 елда районда мөгезле эре терлекләр саны 6615 баш тәшкил итте, шул исәптән 2446 сы савым сыер. Дуңгызлар - 3062 баш, сарык һәм кәҗәләр - 6052, атлар - 171, кошлар – 47796 баш булды. Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин сүзләренә караганда, акрын темплар белән булса да, терлекләрнең баш саны артуга таба бара. Моңа яңа гына эшкә тотынган авыл эшмәкәрләре өчен «ТР буенча гаилә фермаларын үстерү», «Лизинг-грант», «Яңа эшли башлаган фермер», «Гаилә фермасы», «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кредитлау», «Үз-үзеңне эш белән тәэмин итү» кебек төрле ярдәм программалары бәрабәренә ирешелә.
2012 ел алынган кредитлар саны буенча да, аларның күләме буенча да рекордлы булды – районда 112 миллион сумнан артык бәягә 552 кредит алынды. Программа гамәлдә булу вакытында кредитлар буенча алынган субсидияләр генә дә 25 миллион сумнан артыграк тәшкил итте. Елның-елында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә нефтьчеләр дә сизелерлек ярдәм күрсәтә.
Техника күргәзмәсенә тракторлар, шул исәптән «Лизинг-грант» программасы буенча кайтарылганнары да куелган иде. Болар – 3 МТЗ-82 тракторы. Һәр сатып алудан экономия 300 мең сум тәшкил итте. Алексей Грушина әлеге программа буенча техника гына түгел, җиһазлар, производство өчен технологияләр һәм күп кенә башка нәрсәләр сатып алырга мөмкин булуын ассызыклады. Әйтик, Борискинода Юрий Колесников теплица сатып алуга 1 миллион сум күләмендә грант откан булган.