Бүген, 29 ноябрьдә, иң җылы һәм рухи бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниебезнең бишектән безне чолгап алган ихлас мәхәббәте безгә яңа үрләр яуларга, алга барырга ярдәм итә.
Әни - баланың илһам чыганагы, ярдәмчесе, таянычы, укытучысы һәм якын дусты. Дөрес әйтәләр, әниләр, алар төймә кебек, барысы да аларда тора. Мәхәббәт, кайгырту, җаваплылык - барысы да әниләребезнең җилкәсенә тупланган.