Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлылардан «Россия тәмләткечләре» конкурсында республика продукциясен хуплауларын сорады. Чакыруны ул үз битендә Инстаграмга урнаштырды. Күрәсең, республика Президенты үзе дә читтә калмады, хэштегларга карап, Чак-чәк өчен үз тавышын бирде.