Татарстанда коронавируска бәйле мәсьәләләр буенча тәүлек буе кайнар линия эшли башлады. Актуаль мәсьәләләр һәм дарулар белән тәэмин итү буенча консультацияне әлмәтлеләргә 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча алырга мөмкин. Консультацияләр рус һәм татар телләрендә үткәрелә. Шалтыратулар көн саен 7.30 дан 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.