Тимур Нагуманов терлекчелек буенча семинарда катнашты, ул Мәмәт авылындагы «Актау» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сөт-товар фермасында узды. Күчмә семинар эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев, авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча Бөгелмә нәсел предприятиесе директоры Андрей Ключников, район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Ферма буенча экскурсия барышында семинарда катнашучылар баланслы тукландыру, терлекләрнең продуктивлыгын арттыру, кышлауны оештыру, терлекчелек биналарында оптималь микроклимат булдыру, терлекләрне биркалар һәм чип белән идентификацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.