25 ноябрьдә эш сәфәре кысаларында шәһәребездә «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондында стратегик проектлар белән идарә департаменты җитәкчесе Венера Камалова булды.
Ишегалды территорияләрен карап йөргәндә эшче комиссиясе программа кысаларында кабул ителгән проект карарларына туры килү-килмәүгә башкарылган эшләрне тикшерде. Исегезгә төшерәбез, Әлмәт районында «Безнең ишегалды» президент программасы актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча якындагы биш елда районда 532 ишегалдын төзекләндерәсе бар. Шуларның 436, 96 - 15 авыл торак пунктларында.