Яшь иҗатчылар Клара Булатова премиясенә лаек булды

2013 елның 15 марты, җомга
Матур эшләр, игелекле гамәлләр дәвамлы була. Узган ел Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов инициативасы белән танылган шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Клара Булатова исемендәге премия булдырылган иде. Яшь буында татар әдәбиятына, сәнгатенә карата мәхәббәт, иҗатка карата кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларга башлангыч бирү кебек олы максатларны күздә тотып булдырылды әлеге проект. Бүген, 15 март көнне, институтның Р.Фәхретдин урамындагы бинасында икенче тапкыр укучыларга, студентларга Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.

Институт студентлары, укытучылары арасында дип кенә башланган бәйге республикакүләм масштабка күтәрелә. Быел чарада Актаныш, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Теләче районнарыннан 160тан артык иҗатчы катнашты.

- Татар теле, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез Клара Булатова кебек фидакарь затлар булганда яшәячәк. Без аны бик хөрмәт итәбез, күп еллар дәвамында, нәкъ менә бездә студентларга белем бирүе белән горурланабыз. Ул безнең укытучыбыз, остазыбыз, – диде Ильяс Салахов премия тапшыру тантанасын ачып.– Ходай Сезгә озын гомер, сәламәтлек бирсен. Бу премияне тапшыруга башлангыч биргәнбез икән, аның дәвамлы булачагына ышанабыз.

Положение буенча бәйгедә поэзия, проза, драматургия юнәлешләрендә иҗат итүчеләр катнаша ала. Клара Булатованың иҗаты буенча язылган фәнни эшләр дә кабул ителде. Комиссия әгъзаларына җибәрелгән эшләрнең һәрберсе аерым игътибарга лаек, яшьләребез күп, телебезнең киләчәге өметле дигән фикерне белдерделәр. Эш дәвамлы булды дип әйтүебез очраклы хәл түгел. Узган елгы җиңүчеләрнең әсәрләрен бергә туплап, “Өмет тулы иҗат” дигән китап чыгару, аларны яшь авторларга бүләк итү бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды.

Укучылар һәм студентлар “Әдәбият”, “Фәнни эш” номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Алар үзләренең иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, язылган чәчмә әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Ике сәгатькә сузылган иҗат бәйрәме бәйгедә катнашып, премиягә лаек булган 16 яшь кеше өчен генә түгел, барыбыз өчен дә истәлекле вакыйгага әверелде. Бәйгедә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Бәйрәмнең сәбәпчесе, мөхтәрәм шәхесебез, Клара апа Булатова бәйгедә катнашып, үзләренең талантлары, тырышлыклары белән бәйгенең җиңүчеләре булып танылган укучыларга һәм студентларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Минем иҗатымның бүгенге югарылыкка күтәрелүендә әлеге уку йортының өлеше искиткеч зур, гомеремнең күп еллары алар белән бәйле. Институт җитәкчелегенә, шәхсән Ильяс Рәхимҗановичка мин бик рәхмәтле! Әгәр яңадан тусам, мин барыбер укытучы һәм шагыйрә булыр идем.

“Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шунда үскән безнең яшьләргә.
Мирас булып җырлар калдырырлык,

Шагыйрь булып килдек яшәргә”, – дип кабатлады шагыйрә үзенең җавап сүзендә. Без төбәгебездә иҗаты күп гасырларга мирас булып калырлык шагыйрәбез булуы белән горурланабыз, әдәбиятыбызның үсешенә өлеш кертүчеләрнең хезмәтләре уңышлы булсын, дигән теләктә калабыз.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International