23 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. ZOОM платформасында комиссия утырышында район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, район башкарма комитеты идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» законнарының Әлмәт муниципаль районында 2020 елның узган чорында һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов чыгыш ясады.
Бюджет акчаларын максатчан файдалануга һәм рациональ тотуга эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру турындагы һәм 2020 ел чорында районның җирле үзидарә органнарының һәм муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү йомгаклары турындагы доклад белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллинаны тыңладылар.