Дальняя Ивановка авылында почта бүлеге ачылды

2013 елның 15 марты, җомга
Бүген Дальняя Ивановка авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга булды. Биредә почта бүлеге ачылды.

Бу көнгә кадәр почта бүлеге бик начар хәлдә булган административ бинада урнашкан булса, хәзер исә ул авыл мәктәбендә урын алды.

Әлеге почта бүлеге 400гә якын кеше яшәгән ике торак пунктка Дальняя Ивановка һәм Багряж-Никольск авылларына хезмәт күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International