Ел башыннан Татарстанда 2 млн. 367 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуларның 117 мең квадрат метры - соңгы ярты айда. Еллык планны үтәү 80% чамасы тәшкил итә. Биш муниципаль район еллык планны тулысынча үтәде. Болар - Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш муниципаль районнары. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүмат җиткерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.