Шуны искәртеп узарга кирәк, Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мондый эчтәлектәге семинарларны республиканың берничә төбәгендә уздыру планлаштырылган. Бу көн кадагындагы теманың җитдилеген тагын бер кат раслый.
Әлмәт муниципаль районында тәҗрибә уртаклашу, өйрәтү урыны итеп Кичүчатның сайлануы юкка түгел. Хуҗалыкта быел да мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыруга ирешкәннәр. 400 сыердан 400 баш бозау алынган. Бүген хуҗалыкта 1356 баш мөгезле эре терлек асрала. Көнлек савым һәр сыерга 12,5 әр литр тәшкил итә. Ел саен сөт бирүчәнлек 500 граммга арта бара. Хуҗалыкның үз комбинаты бар. Биредә сөтне пастеризацияләп, капларга тутыралар, моңа өстәп һәр көнне дүрт машина әлмәтлеләр янына ашыга. Кефир, каймак, эремчекләрен дә халык бик теләп ала. Тегермән, пекарня – кичүчатлыларның горурлыгы. “Пекарняда кара һәм ак ипине моның өчен үзебез махсус үстергән бодай оныннан пешерәбез”, – диде хуҗа Җәлил Сафиуллин семинарда катнашучыларны хуҗалык белән якыннанрак таныштырып. Теплица яшелчәләре дә зур сорау белән кулланыла. Буа турында әйткән дә юк.
Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Салахов үзенең чыгышында хуҗалыкларда маллардан анализ алу баруын җиткерде. Билгеле булганча, бу эш елына ике тапкыр – җәйләүгә чыгар алдыннан һәм кабат фермаларга кайткач башкарыла. Малларның 55 проценты тикшерелгән инде. Кайбер анализ нәтиҗәләре нормадан түбән булган. “Мин район башлыгыннан ярдәм сорадым. Бүлеп бирелгән 90 мең сумга балык мае алып кайттык. Аны карындагы бозаулар үсеше өчен буаз сыерларга бирәбез”, – диде баш ветврач.
Пленар өлештә республика ветеринария лабораториясе белгечләре дә сүз алды. Алар авыру терлекләрне дәвалау, малларның баш санын саклау, эшкәртелмәгән чималга таләпләр, терлек азыгы сыйфаты, бактериологик тикшерүләр һәм башкалар турында сөйләде.