Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы тәмамланды.
Муниципаль һәм республика жюри каравына 7 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге 47 эш керде. Эшләр гаилә агачының рәсемнәре, фотоальбомнар, коллажлар, плакатлар, аппликацияләр, табигый материал кулланып кул эшләре, тикшеренү эшләре, үз гаиләсе турында хикәяләр, эссе рәвешендә тәкъдим ителде.