17 ноябрьдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды.
Кабул итү барышында район башлыгына шәһәр Әтиләр Советы Рәисе мөрәҗәгать итте. Алар шәһәрдә Әтиләр Советы эшчәнлеген үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр.