Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко әлмәтлеләрне кабул итәчәк

2013 елның 13 марты, чәршәмбе
20 мартта Әлмәткә Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко килә.

Халыкны ул дәүләт инспекциясенең Гафиятуллин урамының 26 нчы йортында урнашкан төбәк органында кабул итә. Әлеге ведомствога караган һәртөрле сораулар, атап әйткәндә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр продукциясе әйләнеше, кулланучылар хокукын яклау белән бәйле проблемалар турында әлмәтлеләр җитәкчегә 16.00 сәгатьтән хәбәр итә ала. Очрашуга 22-21-33 телефоны аша язылырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International