Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Әйтик, агымдагы 2020 елда республикада капиталь ремонт программасына 1 066 күп фатирлы торак йорт кертелгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 765 йортта эшләр тәмамланган. Шуларның 424е Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.