“Ел хәйриячесе 2012” җиңүчеләре билгеләнде

2013 елның 12 марты, сишәмбе
Әлмәт районы һәм шәһәре Советының берләштерелгән сессиясендә “2012 ел хәйриячесе” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнарны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тапшырды.

Эре предприятиеләр арасында “Ел хәйриячесе” исеменә “Әлмәтнефть” (җитәкчесе Таҗиев Миргазиян Зәкиевич), “Елховнефть” (җитәкчесе Хәлимов Рөстәм Хамисович), “Ямашнефть” (Смыков Виктор Васильевич) нефть һәм газ чыгару идарәләре лаек булды.

Урта зурлыктагы оешма һәм предприятиеләр арасында 1 нче урынны “Татнефтеснаб” (җитәкчесе Носов Виктор Павлович), 2 нче урынны – “СМП–Нефтегаз” ҖЧҖ (җитәкчесе Шабалин Олег Николаевич), 3 нче урынны “Татнефтегазпереработка” идарәсе (җитәкчесе Зәкиев Фәрит Әдипович) алды.

“Ел хәйриячесе” исеме кече бизнес предприятиеләре арасында “Шешмаойл” идарә итүче компания (җитәкчесе Тәхаветдинов Рөстәм Шәфәгатович), “Татнефть – УРС” (җитәкчесе Төхфәтуллин Динус Миргалиевич), “Әлмәт инженер – төзелеш компаниясе”нә (җитәкчесе Миннәхмәтәв Наил Әзһәрович) бирелде.

Аерым эшмәкәрләр номинациясендә Марат Маннапов, Рафаэль Нуриев, Ринат Мансуров җиңүчеләр дип табылды.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International