Әлмәтлеләрнең хезмәте югары бәяләнде

2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Бүген, 11 март көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда район һәм шәһәр Советының XXIII берләштерелгән сессиясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Төзелеш һәм җирле үзидарә дәүләт комитеты рәисе Валентина Липужина, Профсоюзлар Федерациясе Советы рәисе Татьяна Водопьянова, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, шәһәрнең мактаулы гражданнары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Депутатлар һәм чакырылучылар игътибарына ике мәсьәлә, район һәм шәһәр Советының 2012 елда башкарылган эшләренә йомгак һәм 2013 елга планнар тәкъдим ителде.

2013 ел әлмәтлеләр өчен ике олы вакыйга – шәһәрнең оешуына– 60, Татарстан нефте табылуга –70 ел тулу белән истәлекле.

Юбилейны нефтьчеләр башкаласы яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Төп доклад белән чыгыш ясап, район башлыгы Мәҗит Салихов һәрбер юнәлеш буенча ирешелгән уңышлар, бу тармакта агымдагы елда куелган бурычларга тукталды. Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр, республика муниципаль берәмлекләрнең социаль – икътисадый үсеш рейтингында 2012 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт беренче урынга чыкты. Бу югары күрсәткечләргә оешма һәм предприятие, завод эшчеләре, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы, югары профессионализм аша ирешелүен ассызыклап узды район башлыгы. Доклад белән, шулай ук, Кичү авылы җирлеге башлыгы Галина Туманова, “Альком” ҖЧҖ директоры Ринат Мансуров чыгыш ясадылар. “Татнефть” ААҖ нең соңгы елларда социаль – һәм икътисадый юнәлештә гамәләгә куйган программа һәм проектлар белән компаниянең генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев таныштырды.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыскача гына республиканың социаль – икътисадый торышына тукталды, мөһим проблемаларны билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда промышленность, төзелеш, сәламәтлек саклауны модернизацияләү, юллар төзелеше юнәлешендә күләмле программалар тормышка ашырылган.

Әлмәт районы муниципаль берәмлекләр арасында һәрвакыт алдынгы позицияне били, финанс – икътисадый күрсәткечләр, халкының хезмәт хакы үсеше республика күрсәткечләреннән күпкә югары һәм ул елдан – ел арта бара. Башкача була да алмый, биредә иң көчле кадрлар потенциалы, күркәм традицияләр, нефтьчеләр белән эшлекле, тыгыз бәйләнешләр булдырылган, бу әлбәттә, уңышларның нигезе,”– ассызыклады ул әлмәтлеләрнең хезмәтенә бәя биреп. Фәрит Хәйруллович Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре Советы эшчәнлегеннән канәгать калуын белдерде. Бер ел эчендә Мәҗит Салиховның башка тармаклар белән беррәттән авыл хуҗалыгы, мал санын арттыру, шәхси йорт яны хуҗалыкларына ташламалы кредитлар бирү, гаилә фермалары төзү юнәлешендә үсеш тенденциясенә ирешүен үрнәк буларак билгеләп үтте.

Сессия барышында “2012 ел хәйриячесе“ бәйгесе җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары, 7 һәм 10 бала тәрбияләүче ике гаиләгә торак алуга субсидия бирү турындагы сертификат тапшырылды, хезмәтләре югары бәя алган әлмәтлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International