Рөстәм Миңнеханов: "Covid-19 белән хәл киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы булдыра"

2020 елның 7 ноябре, шимбә

Яңа коронавирус йогышы белән хәл элеккечә үк киеренке, әмма республика сәламәтлек саклау системасы  куелган бурычларны үти. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 инфекцияле кешеләр саны арта. Яңа очракларның үсеш темпы атна эчендә 0,5-0,6% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International