6 ноябрь – Татарстан Республикасы өчен үзенчәлекле көн - Конституция көне.
Бу мөһим документ 1992 елда, Россия Федерациясенең Төп Законы кабул ителгәннән бер ел элек кабул ителгән иде. Конституциянең республика үсеше векторына йогынтысы һәм кирәклеге бәяләп бетергесез. Республиканың Төп Законын кабул итүгә зур һәм җентекле эш алып барылды, аның уңай нәтиҗәсе хәзерге заман таләпләренә туры килә.