Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль питомнигына нигез салу тантанасында катнашты.
Бүгенге көндә питомникта 1000 төп үсенте утыртылды: 300 әр үсентеле чалпын һәм пирамидаль тирәк, 400 юкә үсентесе.
7 га мәйданда 6 меңнән артык агач һәм куак утыртылачак. Алдагы елларда агачларның штамбы һәм кроналары формалашачак.