4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
Бу бәйрәмнең тарихы 1612 елгы вакыйгалар, Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү белән бәйле.
Дөньядагы бүгенге катлаулы эпидемиологик ситуациядә үзара җаваплылык, кешеләрнең бер-берсенә сак карашы, барлык санитар нормаларны үтәү – чын бердәмлек билгесе һәм нәтиҗәдә, теләсә нинди вирус белән көрәштә уңышка ирешергә, сәламәт, бердәм һәм нәтиҗәле булып калырга мөмкинлек бирәчәк. Бу бәйрәм көнендә без бөтен дөньяга тынычлык һәм яхшылык, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау, бәхәсле мәсьәләләрдә консенсуска ирешү, шатлыклы мизгелләр һәм зур казанышлар телибез.