Татарстан Республикасында көнбагыш уңышын җыю төгәлләнеп килә, 2 мең гектар җыеп аласы калды, шул ук вакытта 195 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык-16,6 ц/га.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.